Удмуртия делегациясе Татарстанда эшкуарлык үсеше белән танышты

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанга Удмуртия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Александр Свинин җитәкчелегендә республика делегациясе килде. Бу сәфәр эшкуарлыкка ярдәм итү, аны үстерү һәм яклау мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу кысаларында уза.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында делегация республика Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белән очрашты. Чарада икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты. Ул Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерү, эшкуарларга ярдәм чаралары турында сөйләде.

Удмуртия делегациясе 15 декабрьгә чаклы булачак. Сәфәр кысаларында кунаклар Казанның һәм муниципаль районнарның эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы объектларында булырга, республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләре һәм муниципаль район башлыклары белән очрашырга ниятли.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International