Бүген Татарстанның Икътисад министрлыгында Гагаузия Автоном территориаль берләшмәсе (Молдова Республикасы) делегациясе булды. Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Индира Киреева делегатларны республиканың инвестицион климаты белән таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең аеруча тиз үсүче төбәкләренең берсе булып тора. Бүген республикада дөньяның 30дан артык иленнән компанияләр тәкъдим ителгән. Татарстанда уңай инвестицион климатка үсеш алган махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар һәм сәнәгый мәйданчыклар, шулай ук административ киртәләрне киметү йогынты ясый.
Үз чиратында, чит ил кунаклары Гагаузия Автоном территориаль берләшмәсенең социаль-икъисадый үсеше һәм инвестицион климаты турында сөйләде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте