ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Чистай районына эш сәфәрендә “Чистай” индустриаль паркында, икмәк кырында һәм элеваторда булды.

Илдар Халиков “Чистай” индустриаль паркында мәйданчыкны үстерү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Индустриаль парк үсешендә прогресс күзәтелә, дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәт җитәкчесе. “Без беренче проектны гамәлгә ашыру барышын күрәбез, тагын бер резидент бар инде. Безнең өчен проектның тагын да активрак гамәлгә ашырылуы мөһим, - дип ассызыклады Илдар Халиков. – Мәйданчыкның потенциалы яхшы, шуңа күрә район җитәкчелегенә, индестриаль парк администрациясенә активрак эшләү зарур”.

15
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республикага чит илләрдән һәм Россия Федерациясенең башка регионнарыннан кертелә торган продукцияне урнаштыру максатында Татарстан территориясендә җирле чимал һәм комплектларны кулланып яңа производстволар оештыру мәсьәләсен тикшерделәр.
Хәзерге вакытта республика буенча арадаш куллану күләмендә республикада кертелә торган чимал һәм ягулык-энергетика ресурслары өлешенең кимү тенденциясе саклана.
Шулай да, Татарстанның кайбер предприятиеләре читтән кертелгән чималга бәйле булып кала, аерым очракларда мондый чимал предприятиеләрнең арадаш куллану күләменең 80%нан артыгын биләп тора.
Киңәшмә йомгаклары буенча алга таба эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнде: республикада җитештерелә торган продукциянең номенклатура исемлеге эшләнә. Оборона комплексы куәтләрен арттыру һәм җитештерүне диверсификацияләү кысаларында граждан продукциясен җитештерү, ирекле мәйданнарда производстволар оештыру мөмкинлеге карала.

13
июль, 2013 ел
шимбә
2013 елның 15 июлендә заявкалар сайлап алу Конкурс комиссиясе Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм квалификация күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык белемен һәм эшкуарлык компетенцияләрен арттыруга бәйле рәвештә мәгариф хезмәтләре күрсәтелүгә чыгымнарын каплау өчен субсидияләр алу өчен гаризаларны ача.
Конкурс комиссиясе утырышы 15.07.2013 17 сәгатьтә Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб. булачак.

12
июль, 2013 ел
җомга
2013 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов “Чистай” индустриаль паркын” үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе”, "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциячел булмаган оешмасы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Индустриаль парк проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, шулай ук “Чистай” индустриаль паркына” потенциаль резидентлар җәлеп итү һәм Парк территориясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары җентекләп өйрәнелде.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 10 июлендә Татартан Республикасының Икътисад министрлыгында социаль икъдисади информацион-аналитик системасының “Муниципаль берләмлекләр паспорты” модуле чикләрендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә республиканың министрлыклары һәм ведомстваларның модуль күрсәтмәләре буенча җаваплы вәкилләре катнашты. Алар өчен системага магълуматлар кертү технологиясе буенча уку үткәрелде.
Киләчәктә интерактив паспорт ярдәмендә Башкарма хакимияте органнары һәм Җирле үзидарә органнарыннан беренче информацияне җыю, контрольдә тоту һәм килештерү мөмкин булачак.
2013 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында инвестицияләр, эшкуарлык һәм башка уртак юнәлешләр өлкәсендә үзара файдалы багланышларны регионнар дәрәҗәсендә билгеләү өчен Кытай Халык Республикасы вәкилләре инициативасы белән очрашу оештырылды. Очрашуда катнашучыларны сәламләп, министр урынбасары Артём Здунов республика алга киткән регионнарның берсе һәм инвестиция җәлеп итүче эшчәнлек хас булган ышанычлы партнер булып тора дип билгеләп үтте. Хубей провинциясе делегациясендә катнашучылар Татарстан Республикасында текстиль чималы, җиһазлар, кием-салым экспорты белән кызыксынуларын һәм фармацевтика тармагында, автомобиль һәм аларның запас өлешләрен импортлауда һәм экспортлауда кызыксынучанлык белдерделәр.
8нче июль көнне Татартан Республикасының Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев кече һәм урта эшкуарлык мохитендә хезмәт куючы эшчеләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрүгә җәлеп итү, шулай ук белем оешмаларының эшкуарлык мохите белән мөнәсәбәтләрен яхшырту максатыннан республиканың югары уку белем йортлары вәкилләре белән жыелыш үткәрде.
Җыелыш барышында республиканын югары белем бирү укыту оешмаларынын җитәкчеләренә Татарстан республикасынын кече һәм урта эшкуарлык субъектларына белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр чыгымнарын субсидияләү мөмкинлекләре һәм субсидия размералары турында хәбәр ителде. Алар түбәндәгечә:
- Кыска вакытлыча уку очрагында (72 сәгать) – эшкуарлык субъектының (аның хезмәткәрләрең) белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр белән бәйле булган чыгымнарын 100% субсидияләү , ләкин 30 мең сумнан да артык түгел;
- Тематик яисә проблематик семинарларда уку (73 – 100 сәгать) - эшкуарлык субъектының (аның хезмәткәрләрең) белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр белән бәйле булган чыгымнарын 100% субсидияләү , ләкин 30 мең сумнан да артык түгел;
- Дәвамлы уку (101 – 200 сәгать) - эшкуарлык субъектының (аның хезмәткәрләрең) белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр бәйле булган чыгымнарын 50% субсидияләү, ләкин 30 мең сумнан да артык түгел.
Бәйгедә катнашу өчен эшкуарлык субъектларына Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 28.11.2012 елның № 1041 Карары нигезендә расланган Положение таләбләренә туры китерелеп тутырлыган заявка тапшырырга кирәк.
Бәйгегә тапшырылган заявкаларны Конкурс комиссиясе тарафыннан каралу тәртибе, шулай ук субсидиянең бирелү һәм кайтарылу тәртибе турында тулырак мәгълүмат Положениядә күрсәтелгән (Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгының сайтында “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү” һәм “Кадрлар сәясәте” бүлекләрендә таныша аласыз). Консультацияләр түбәндәге телефон аша бирелә: 8(843) 524-90-90.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм итү Департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин республиканың муниципаль бедәмлекләре белән 2013 елда кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме программасы буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Очрашуда эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкилләре катнашты. Алар гаризалар нигезендә конкурста сайлап алу шартлары белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү Департаменты башлыгы урынбасары Сергей Болотаев үзенең чыгышында бәйге шартлары, субсидияләр күләме һәм аларны бирү турында сөйләп үтте.
Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Артем Наумов Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәгенең официаль сайты барлыккы килүе турында хәбәр итте (ЦППРТ.РФ), шулай ук hәр район эшмәкәрләре Үзәкнең урындагы вәкиллегенә мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге турында әйтеп узды.
11 нче июльдән янгында товарларын югалткан эшмәкәрләрдән гаризалар кабул ителә башлый. Быел августта “Яңа Тура”ның икенче сәүдә терминалын ачу планлаштырыла. Бу хакта бүген сәүдә комплексы җитәкчелегенең һәм хакимият вәкилләренең эшкәмәкәрләр белән очрашуында хәбәр ителде.
Очрашу сәүдә комплексында булды, анда ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгәтуллин, кайбер күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
“Яңа Тура” технополисы” идарәче компаниясе” ҖЧҖ административ директоры Дмитрий Сипратов хәбәр иткәнчә, 2 нче терминалда эшләрне якын арада төгәлләү планлаштырыла. Аны сафка бастыруның якынча вакыты буларак, бу елның августы аталды.
Контроль-күзәтү органнары вәкилләре яңа терминалны кабул итү буенча башкарыла торган эшләр турында хәбәр иттеләр. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов хәбәр иткәнчә, 2 нче терминалда регламент нигезендә эшләр алып барыла.
Шулай ук очрашуда катнашучылар 2 нче терминалда эшмәкәрләргә урыннар бирү һәм аренда килешүе мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Технополис операторы җитәкчелеге сүзлрәенчә, 11 нче июльдән янгында товарларын югалткан эшмәкәрләрдән гаризалар кабул ителә башлый.
ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов сөйләгәнчә, аның аппараты Яшел Үзән районы хакимияте белән бергә эшмәкәрләргә кирәкле хокукый ярдәм күрсәтәчәк. Ике көн эчендә базар җитәкчелеге эшмәкәрләргә килешүнең проектын тәкъдим итәргә тиеш. Базар операторы, “АзинтКэпитал” фирмасы, шул ук вакытта эшмәкәрләргә фаразланган аренда түләве күләмен хәбәр итәргә вәгъдә бирде.
ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгәтуллин янгында зыян күргән эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү программасының тормышка ашырылуын хәбәр итте, шулай ук кирәкле ярдәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге аша да күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Бөтендөнья икътисадый форумы җитәкчесе ярдәмчесе, стратегик фаразлау бүлеге мөдире урынбасары Штефан Мергентхалер белән очрашты. Очрашуда министр урынбасарлары һәм ярдәмчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасының «Россия регионнарны: үсеш чыганаклары» проектында катнашуы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International