Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен федераль субсидияләргә конкурска заявкалар кабул итү дәвам итә

2013 елның 1 октябре, сишәмбе
ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы буларак, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2013 нче елда федераль субсидияләргә бәйге үткәрә. Әлеге республика конкурсына 10 нчы сентябрьдән заявкаларны тапшыра башларга була. Гаризаларны кабул итү 14 нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Субсидияләр тәгаен социаль мәсьәләләрне хәл итүне максат итеп куйган коммерция булмаган оешмаларга бирелә.
Бәйге 13 юнәлеш буенча үткәрелә:
1)аналар һәм балаларга ярдәм итү,социаль ятимлекне профилактикалау;
2)өлкән яшьтәге затларның тормыш сыйфатын яхшырту;
3)инвалид һәм аларның гаиләләрен социаль мохиткә яраклаштыру, эшкә урнаштыру;
4)фәнни-техник, сәнгать иҗаты, экология кебек юнәлешләр буенча өстәмә белем бирү үсеше;
5)милләтара хезмәттәшлекне ныгыту;
6)тирә-як мохитне саклау;
7) ирекле янгын сагы оешмаларын камилләштерү;
8)сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру;
9)социаль якланмаган халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү;
10)коррупцияле мохиткә каршы көрәш;
11) социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар секторын үстерү;
12)бәла-казаларны, бәхетсез очракларны кисәтү;
13)гражданлык бердәмлеген ныгыту.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефоннар аша ала аласыз: 8 (843) 524-91-86, 524-91-85.
Бәйгедә катнашу тәртибе турында министрлык сайтының “Социаль юнәлчән коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү” бүлегендә аңлатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International