Татарстанда уртача пенсия күләме 9616 сум тәшкил итә

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Татарстан Республикасында кулланучылар кәрзине күләме фәнни күрсәткечләргә нигезләнгән булуын белдерде.
26 сентябрьдә Татарстан парламенты “Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен 2014 елда ТР да пенсионерларның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы” закон кабул итте.
Документ буенча киләсе елда пенсионерларның яшәү минимумы 4870 сум тәшкил итәчәк. Бу күрсәткечләр нигезендә, пособиесы бу суммадан аз булган пенсионерларга социаль өстәмәләр каралган.
Агымдагы елның июлендә кулланучылар кәрзине күләме каралды – мондый исәп-хисап 5 елга бер тапкыр башкарыла, дип белдерде журналистларга ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева. Татарстанлылар өчен кирәкле продкуктларның яңа җыелмасын депутатлар, профсоюз вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре эшләде.
Бу төбәктә яшәүчеләр өчен туклану продуктлары исемлеге федераль дәрәҗәдә төзелде, аны эшләүдә Россия Фәннәр академиясенең Фәнни тикшеренү институтының азык-төлек буенча белгечләре катнашты. Бу юлы кулланучылар кәрзинендә балык, ит, йомырка, яшелчәләр саны арттырылган. Икмәк, бәрәңге, үсемлек мае киметелгән. Гомумән алганда, минималь кулланучылар кәрзине 26 процентка арткан. Шулай ук яшәү минимумы күләме кулланучылар кәрзине, хезмәтләр һәм салымнан чыгып исәпләнә дип аңлатма бирделәр.
Сентябрьдә кабул ителгән закон дәүләт пенсионерларга түләргә тиешле федераль социаль түләүләр күләмен билгели. Хәзер Татарстанда уртача пенсия күләме 9616 сум тәшкил итә. Республикада 1 миллионнан артык пенсионер яши - бу татарстанлыларның 28 проценты. 2013 елның узган 9 аенда аларның саны 6,6 меңгә арткан. Барлык пенсионерларның 36 проценты эшләүләрен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International