ТР бизнес-омбудсмены Мөслим районы эшмәкәрләре белән очрашты

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе
Бүген Мөслимдә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча тулы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Мөслим муниципаль районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып барган эшмәкәрләр белән очрашты. Шулай ук чарада ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе һәм республиканың Икътисад министрлыгы вәкилләре катнашты.
Очрашу коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшчәнлеге кысаларында үтте, әлеге эксперт төркеме комиссиясе Мөслим районы җирле үзидарә органнары уздыра торган коррупциягә каршы эшнең оештырылуын өйрәнә.
Очрашуда катнашучылар эшмәкәрләргә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, дәүләт ярдәме формалары, административ тоткарлыклар турында фикер алыштылар.
Шулай ук эшмәкәрләр аноним рәвештә анкеталар тутыруда катнаштылар, аның нәтиҗәләре республика эксперт төркеме комиссиясе вәкилләренә муниципаль хезмәткәрләр ягыннан тәртип бозулар турында нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Комиссия эшчәнлегенә нәтиҗә ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы Советның чираттагы утырышында ясалачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International