ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга
2013 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2013 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында уздыру планлаштырылган утырышына әзерлек буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде. Аның барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында тикшереләчәк мәсьәләләр анализланды. Мидхәт Шаһиәхмәтов утырышның көн тәртибе эшкуарлар җиткергән проблемаларга багышлана дип билгеләп үтте.

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары һәм башкарма хакимиятнең республика органнары вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә булды.
Фикер алышуның төп темасы агымдагы елның беренче яртыеллыгында эш төркемнәренең эшчәнлек йомгакларына һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2013 елның 17 маенда узган киңәшмә беркетмәсендә бирелгән йөкләмәләрнең үтәлешенә багышланды.
Киңәшмәне Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Ришат Әбүбакиров һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үткәрде.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы объектларын һәм чараларын гамәлдәге һәм эшләнеп килә торган федераль максатчан һәм дәүләт программаларына һәм федераль бюджеттан акчалар бүлеп бирүне күздә тота торган башка юнәлешләргә кертү, ВТО шартларында эшләү кагыла торган закон проектларын федераль дәрәҗәдә караганда республика предприятиеләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алу мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы 2013 елда Татарстан Республикасының бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын кредитлау системасын үстерү өчен субсидияләргә заявкалар кабул итүе турында игълан итә.
Конкурс буенча сайлап алу өчен заявкалар агымдагы финанс елның 1 нче февраленнән башлап 30 нчы октябрьгә кадәр һәр айның 1 – 5 эш көннәрендә мәскәү вакыты буенча сәгать 9 дан 17 гә кадәр кабул ителә. Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 125 каб.
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-90.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы территориясендә бизнес-проектларны гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүче оешмаларга субсидияләр бирүгә гаризаларны сайлап алу буенча конкурс үткәрү турында игълан итә. Конкурста катнашуга гаризалар министрлыкта 2013 елның 5 июленнән 2013 елның 14 июленә кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 кабинет адресы буенча кабул ителә.

2013 елның 5 июлендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары резидентлары проектларын конкурслы сайлап алуда катнашуга гаризалар каралачак. Конкурста катнашуга гариза биргән барлык эшкуарларны үз проектларын тәкъдир итү өчен Конкурс комиссиясенең ачык утырышына чакырабыз. Конкурс комиссиясенең ачык утырышы Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт, 4 кат, 429 кабинет адресы буенча кабул ителә.
Конкурс комиссиясе утырышын онлайн-трансляциясенә сылтама: http://yatv.ru/mert

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
Моның төп сәбәбе – илдә иминият кертемнәре ставкасы күтәрелү. Узган ел Татарстанда 111 мең шәхси эшмәкәр исәпләнсә, бүгенгә аларның саны 98 мең тирәсе калган. Эшмәкәрләр санының кимүенә китергән төп сәбәпләрнең берсе дип бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ел башыннан илдә иминият кертемнәре ставкасының күтәрелүен атады. Әлеге проблема министрлыкның республика шәһәр-районнарына чыгып эшмәкәрләр белән оештырган очрашуларында да күтәрелгән.
Министр ассызыклаганча, проблеманың никадәр актуаль булуын аңлап, Татарстан иминият кертемнәре ставкасын төшерү турында закон чыгару инициативасы белән беренчеләрдән булып федераль органнарга мөрәҗәгать иткән. Әлеге инициатива федераль дәрәҗәдә хуплау тапкан. Бүген моңа кагылышлы закон проекты РФ Дәүләт Думасында карала.
Муниципалитетларда Икътисад министрлыгы оештырган очрашуларда эшмәкәрләрдә борчу тудыручы башка проблемалар да аталган. Алар – финанс ресурсларының җитмәве, тарифларның күтәрелүе, квалификацияле кадрлар кытлыгы, эшмәкәрләр җитештергән продукцияне сатудагы кыенлыклар, аренда түләүләренең күтәрелүе, дәүләт ярдәме чаралары хакында эшмәкәрләрнең аз мәгълүматлы булуы һ.б. “Әлеге проблемалы мәсьәләләрнең чишелеше ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасын формалаштырганда нигезгә алынды”, - дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул шулай ук узган еллар тәҗрибәсе анализланып, республиканың стратегик үсеш юнәлешләре белән бәйле өстенлекле бурычлар билгеләнүен искәртте.
2013 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева рәислегендә 2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын төзү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды. Эш төркеме әгъзаларына өч елга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары күрсәтелде. Беренче тапкыр быел фараз “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше” махсус әзерләнгән мәгълүмат-аналитик системасы буенча төзелде. Система тәкъдим иткән инструментлардан файдалану, 2014 – 2016 елларда Татарстан Республикасы үсешенең төрле сценарияле шартларын исәпкә алып, кайбер үрнәп исәп-хисапларны башкарырга мөмкинлек бирде. Республика министрлыклары һәм ведомство вәкилләренә системаның инструментарие һәм аннан файдалану мөмкинлекләре күрсәтелде.
Узган ел кулланылмый калган сумманы да исәпкә алганда, ярдәм күләме 1 млрд 605 млн сум тәшкил итәчәк. Узган ел кулланылмый калган акчаларны да исәпкә алганда, Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрләргә субсидияләр рәвешендә федераль казнадан каралган ярдәм күләме быел 1 млрд 605 млн сум тәшкил итәчәк. Шуның 1 млрд 171 млн сумга якыны федераль бюджеттан быел бүленгән. “Бу ил күләмендә федераль казнадан каралган субсидияләр күләменең якынча 6 проценты дигән сүз. Бездән башка мондый зур суммада субсидия алучы төбәкләр булмады”, - ди ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Бу хакта ул бүген журналистларга ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чараларына багышланган матбугат очрашуында шулай ук ТР икътисад министры урынбасары-Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин катнашты.
Министр ассызыклаганча, узган ел кулланылмый калган ярдәм суммасын да исәпкә алганда, быел федераль бюджеттан бүленгән акчаларның 613 млн сумы эшмәкәрләргә лизингка җиһазлар алу өчен тотылачак, 14 млн сумга якыны электр һәм җылылык челтәрләренә техник ялгану чыгымнарын компенсацияләүгә, 77 млн сумга якыны кече эшмәкәрлеккә инновацияләр кертү өчен, 6 млн сумы шәһәр-районнарда эшмәкәрлеккә ярдәм үзәкләре төзүгә, 125 млн сум химия юнәлеше буенча төбәк инжиниринг үзәге төзелешенә, 263 млн сум лазер технологияләре юнәлешенә, 17 млн сум яшь эшмәкәрләргә ярдәм чараларына һ.б. юнәлешләргә биреләчәк.
Министр ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенең дә булышлык итәргә әзер булуын белдерә. “Яңа Тура”да зыян күргән эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программалары кысаларында алган ресурслар хисабына дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлекләрен эзлибез”. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде.
Министр шәхсән үзенең генә дә әлеге эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы җитәкчелеге белән берничә тапкыр очрашуын, мәсьәләнең федераль министрлыкта аңлау табуын җиткерде. “Хәзер аерым мәсьәләрне эшләү процессы бара”, - ди ул.
Икътисад министры “Яңа Тура” технополисында чыккан янгыннан мөлкәтләре зыян күргән эшмәкәрләргә республика Хөкүмәте тарафыннан каралган ярдәм чараларын искәртеп, аны алудагы кыенлыкларны чишүдә эшмәкәрләргә ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенең булышлык итәргә әзер булуын җиткерде.
Билгеле булганча, “Яңа Тура” сәүдәгәрләренең күбесе банкларга ай саен икешәр, өчәр һәм аннан күбрәк кредит түли. Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә банклар алдындагы кредитларын каплау өчен аерым банклардан кредит бирергә, ә аның процент ставкасының берникадәр өлешен субсидияләүне ТР Хөкүмәте үз өстенә алачак дип килешенгән иде. “Әгәр эшмәкәрнең кредит тарихыннан канәгать булмыйча, финанс учреждениесе аңа яңа кредит бирүдән баш тарта икән, алар ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Үзәк эшмәкәрләргә консультатив ярдәм күрсәтәчәк һәм банклар белән эшчәнлекне оештырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, алган кредитларын түләүдә проблемалары килеп туган эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча каралган программаларда актив катнашырга тәкъдим итәбез”, -ди икътисад министры.

30
июнь, 2013 ел
якшәмбе
Хөрмәтле Татарстан Республикасы икътисадчылары, коллегалар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – икътисадчылар көне белән чын күңелдән котлыйм. Бу һөнәр киң кырлы һәм җәмгыятьтәге хуҗалык эшчәнлегенең төрле өлкәләренә кагыла. Икътисадчылар предприятиеләрдә һәм хакимият органнарында хезмәт итәләр, фән һәм бизнес белән шөгыльләнәләр, фаразлыйлар һәм эшчәнлекне алдан планлаштыралар. Алга киткән һәм уйланылган икътисад республика үсешенең нигезен тәшкил итә, ә икътисадчылар эшчәнлеге чикле ресурслар дөньясында кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Республиканың икътисадый берлеге вәкилләренең һөнәри эшчәнлеге киләчәктә дә Татарстанның конкурентлыкка сәләтен ныгытырга, халкыбызның тормыш сыйфатын тагын да яхшыртырга һәм регионның инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, иҗади куәт, барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International