ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында ниятләр Меморандумы имзаланды

2013 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте белән Google компаниясе арасында Татарстанда инновацияләрне үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр Меморандумына кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белән компаниянең генераль директоры Юлия Соловьева имзалады. Чара Казан IT-паркында “Татарстан, алга!” (“Татарстан, вперед!) мәгариф программасының рәсми ачылышы кысаларында узды. Тантанада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Шәрифуллин Марат катнашты.
Татарстан “Алга Googlе белән!” дигән уникаль мәгариф инициативасын гамәлгә ашыруда компаниянең илдәге беренче төбәге булды. Әлеге программа Россия төбәкләрендә Интернет технологияләрен һәм аларны кулланучыларның мөмкинлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Республика җитәкчелеге теләктәшлегендә Татарстан өчен Google катнашында махсус “Татарстан, алга!” дигән мәгариф программасы эшләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International