Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләрендә көндәшлекне үстерү стандартларын тикшерүдә катнашты һәм республиканы аны сынау буенча пилот төбәк сыйфатында тәкъдим итте

2013 елның 26 октябре, шимбә
«Көндәшлекне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү» юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында 2013 елның 25 октябрендә Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Россиядә монополиягә каршы җайга салу» дип аталган Бишенче конференция үтте. Ул өстенлекле программаларны үстерү буенча директор Александр Пироженко җитәкчелегендәге Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Конференциядә төбәкләрдә көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартлары һәм 2014 елдан әлеге Стандарт кертелергә тиешле Россия Федерациясе пилот төбәкләре буенча фикер алыштылар. Әлеге стандартларны эшләүдә Татарстан Республикасы да катнашты. Конференциядә һәм дискуссияләрдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Татарстан Республикасында көндәшлек мохите торышы һәм үсеше» темасына кыскача доклад белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International