Социаль юнәлешле КБОларның 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурска тәкъдим ителгән проектларына экспертиза үткәрелә

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Социаль юнәлешле КБОларның 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурска тәкъдим ителгән проектларына экспертиза үткәрелә. Экспертлар составы конкурсның өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып формалаштырылды, аңарга бәйсез экспертлар белән берлектә, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга конкурс сайлап алуында катнашу рөхсәт ителгән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, шулай ук конкурс сайлап алуын узмаган КБОның исемлеге конкурс комиссиясенең 2013 елның 18 октябрендә үткән 2нче утырышында расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International