Республика предприятиеләре ноябрьдә Киев шәһәрендә узачак Халыкара сәнәгать форумында катнашачак

2013 елның 25 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан Киев шәһәренә (Украина) эшлекле миссия оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Әлеге сәфәрнең максаты - XII Халыкара сәнәгать форумында катнашу, ул исә 2013 елның 19-22 ноябрь көннәрендә узачак. Халыкара сәнәгать форумы – Украинада Халыкара күргәзмәләр ассоциациясендә теркәлгән иң эре һәм бердәнбер сәнәгать күргәзмәсе, бу күргәзмәләр өчен дөнья күләмендә танылуның иң югары дәрәҗәсен күрсәтүче дәлил. Форум металл эшкәртү, машина төзелеше һәм төрдәш тармаклар өлкәсендә махсуслашкан сәнәгать мәйданнарын, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, күргәзмәдә катнашучылар тарафыннан оештырылган презентацияләрнең киң программасын үз эченә алган. Күргәзмәдә Украина, якын һәм ерак чит илләрнең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International