2013 елның 30 октябрендә Икътисад министрлыгының лицензияләү буенча боерыгының көйләү йогынтысына бәя бирү буенча эшче комиссия утырышы узды

2013 елның 25 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан кабул ителә (басыла) торган Татарстан Республикасында гамәлдә булган норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының көйләү йогынтысын ачык бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 елның 31 декабрендәге 1182нче карарын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә лицензия контролен гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен башкаруның административ регламентын раслау турында» 2013 елның 26 мартындагы 96нчы боерыгының көйләү йогынтысына бәя бирү буенча эшче төркеме утырышы була. Утырышта Боерык эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар яки аларны кертүгә булышучы, шулай ук эшкуарлык һәм башка субъектларның акланмаган чыгымнарына китерүче нигезләмәләрнең булуы ягыннан тикшерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International