Дәүләт Думасы Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын беренче укылышта хуплады. Документ белән, аерым алганда, Роспатентта ЭВМ өчен программаларны, мәгълүмат базаларын һәм интеграль микросхемаларның топологияләрен (микросхема элементлары җыелмасының һәм алар арасындагы бәйләнешләрнең теркәлгән урнашуы) теркәгәндә ташламалы категорияләр кертелә.
«Барыннан да элек, ЭВМ өчен программаларны, мәгълүматлар базасын һәм интеграль микросхемалар топологиясен МХОда катнашучылар һәм МХО зонасында эшләүче эчке эшләр органнары, җинаять-үтәтү системасы хезмәткәрләре бушлай терки алачак. Шул ук вакытта теркәлү үзе элеккечә ирекле кала: мондый интеллектуаль милеккә хокук булдыру факты буенча якланган», – дип билгеләп үтте Россия икътисадый үсеш министры урынбасары Максим Колесников.
Әлеге төр интеллектуаль милекне теркәүгә ихтыяҗ ел саен тотрыклы үсеш күрсәтә. 2024 елның тугыз аенда үзебезнең ил җитештерүчеләре Роспатентка ЭВМ һәм мәгълүматлар базасы өчен программаларны теркәүгә 26,5 меңнән артык гариза тапшырган, бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 13,9% артык. Әлеге күләмнән программа тәэминаты өлешенә 22,3 мең гариза туры килә, 4 меңнән артыгы мәгълүмат базасын саклауга бирелгән.
Гаризалар саны буенча ТОП-10 төбәккә Мәскәү (7891 гариза), Санкт-Петербург (4229), Мәскәү өлкәсе (1161), Краснодар крае (1001), Татарстан Республикасы (867), Воронеж өлкәсе (840), Красноярск крае (624), Свердловск өлкәсе (567), Башкортостан Республикасы (484) һәм Новосибирск өлкәсе (452) керә.
Татарстанда интеллектуаль милек үсешенә ничек ярдәм итүләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров белән әңгәмәдә җентекләбрәк укыгыз: https://www.tatar-inform.ru/news/dinar-sakirov-intellektualnaya-sobstvennost-stanovitsya-vazneisim-ekonomiceskim-aktivom-5959550