Икътисад министрлыгында «Дорхан» концерны инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Министрлыкның башка хезмәткәрләре катнашында «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе каршындагы йөкләмәләрне үтәү кысаларында «СММЛЦ» индустриаль паркы территориясендә «Дорхан» концерны инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

СММЛЦ территориясендә «Дорхан» концерны ике проектны гамәлгә ашырырга планлаштыра:

✔️Минеральмамыклы плитәләрдән җылылык изоляциясе материаллары җитештерү заводын төзү;
✔️АБК биналары кертелгән склад бинасы төзелеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International