Татарстан инвестсоветы кайбер яңа проектларны хуплады

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

2024 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышында катнашты, анда 9 инвестицион проект каралды, шуларның 2се «Чаллы» алгарышлы үсеш территориясендә гамәлгә ашырыла.

Алгарышлы үсеш территориясе резиденты булган «Фармасинтез-Кама» ҖЧҖ тарафыннан «Фармацевтика субстанцияләре җитештерү» инвестиция проекты тәкъдим ителде, аның инвестицияләр күләме 267,5 млн.сум тәшкил итә. Аны гамәлгә ашыру «Фармасинтез» компанияләр төркеме базасында Россиядә тулы цикллы гепарин җитештерү мөмкинлеген бирәчәк һәм фармацевтика тармагында импортны алмаштыруга ярдәм итәчәк.

«Грузовые прицепы» КТ ҖЧҖ заявкасы буенча «Йөк тагылма, ярымтагылма техникасы, махсус техника һәм махсус өстәмә корылмалар җитештерү заводы төзелеше» проекты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Чаллы» алгарышлы үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында бәяләмә әзерләнә. Проект буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 116,1 млн.сум тәшкил итәчәк.

Күрсәтелгән проектлар Инвестиция советы әгъзаларыннан теләктәшлек алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International