Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре «Россия - партнерлык гаранты» VI Россия ислам икътисадый форумында катнаштылар

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бүген «Россия - партнерлык гаранты» VI Россия ислам икътисадый форумы старт алды. 

Форум партнерлык финанслары өлкәсендә тәҗрибә һәм идеяләр алмашу өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Бизнес бергәлеге өчен бу яңа практикалар белән танышу, эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм потенциаль партнерлар эзләү мөмкинлеге.

Форумда Икътисад министрлыгыннан ТР икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов һәм партнерлык финанслары бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Ситдыйков катнашты.

«Бүген Татарстан базарында халыкка кирәкле төп финанс продуктлары бар. Шуның белән бергә, базар инфраструктурасын алга таба үстерү, партнерлык финанслары продуктларын эшләүнең һәм җайга салуның бердәм, үтәкүренмәле механизмын булдыру, потенциаль инвесторлар өчен стимуллар булдыру өчен партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне стандартлаштыру зарур. Партнерлык финанслары кысаларында эшчәнлекне гамәлгә ашыру стандартларын эшләү зарурлыгы Эксперт советының 14 октябрьдә Мәскәүдә узган чираттагы утырышында, шулай ук халыкара тәҗрибәне өйрәнү нәтиҗәләре буенча билгеләп үтелде», – дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International