ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 318-ФЗ номерлы Федераль закон буенча 2016 елның 15 июленнән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, хезмәтләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алуларны планлаштырганда җибәрелгән хилафлыклар өчен җаваплылыкны билгели торган административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезләмәләре үз көченә керә. Шулай итеп, бердәм мәгълүмати системада сатып алулар планын яки план-графигын вакытында урнаштырмаган өчен вазыйфаи затка 30 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Ко

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсында катнашуга гариза бирүчеләр игътибарына! 

 

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Граждан кодексының беренче өлешендәге 222нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль  закон проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде. Анда башкарма хакимиятнең вәкаләтле органына һава суднолары очышы  куркынычсызлыгын бозучы һәм аэродром җиһазларына һәм гражданнар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы корылмаларны юкка чыгару турында җирле үзидарә органнарына кисәтү боерыгы юллау хокукы бирү тәкъдим ителә.

 

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Элемтә турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.

 

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев  РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән «Махсус икътисадый зоналар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибе турында» 2016 елның  7 июлендәге 643нче карарны имзалады.

 

2016 елның 15 июлендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе  икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев рәислегендә төбәк министрлыклары, кластерларның махсуслаштырылган оешмалары һәм үсеш институтлары җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үтте. Киңәшмә «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерлары - инновацияле кластерлар үсеше» дип аталган яңа өстенлекле проектны гамәлгә ашыру буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан уздырыла торган конкурста катнашу шартларын аңлату сорауларына багышланган иде.

 


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны һәм юридик затларның аерым төрләренең ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу  сораулары буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 3 июлендәге 321-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.

РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Элемтә министрлыгының  «Франкироваль машиналарны куллану тәртибен раслау турында» (оешмалар тарафыннан күп сандагы корреспонденция юлланганда кулланыла, почта маркаларын алыштыра һәм почта ведомствосы белән исәп-хисапны җиңеләйтә торган франкотиплар һәм штемпельләр сугу аппараты) боерыгына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.

 


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  лизинг алучылары ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән лизинг компанияләрен аккредитацияләү бара.

 

Пермь  шәһәрендә 2016 елның 8 июлендә Идел буе федераль округында җайлау йогынтысын бәяләү институтын камилләштерү буенча Пермь крае, Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләре икътисадый үсеш министрлыклары арасында төбәкара проектлы офис төзү турында килешүне имзалау тантанасы узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International