2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 318-ФЗ номерлы Федераль закон буенча 2016 елның 15 июленнән «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, хезмәтләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алуларны планлаштырганда җибәрелгән хилафлыклар өчен җаваплылыкны билгели торган административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезләмәләре үз көченә керә. Шулай итеп, бердәм мәгълүмати системада сатып алулар планын яки план-графигын вакытында урнаштырмаган өчен вазыйфаи затка 30 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Контрактны үтәгән вакытта җибәрелгән кайбер башка хаталар өчен дә җаваплылык билгеләнә. Мәсәлән, әгәр контракт үтәлеше нәтиҗәләрен кабул итү турындагы документ төзелмәсә яки әлеге документларны имзалаудан дәлилләнгән рәвештә баш тарту җибәрелмәсә, вазыйфаи зат 20 мең сум түләячәк.