Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсында катнашуга гариза бирүчеләр игътибарына!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсы Комиссиясенең утырышы 2016 елның 19 июлендә 16.00 сәгатьтә булуын хәбәр итә, анда бәйге аша сайлап алуга тәкъдим ителгән гаризалар каралачак. Барлыгы 9 гариза тапшырылып, шуларның 7 се бәйгегә кертелгән.
Конкурска кертелгән гариза бирүчеләр турындагы мәгълүматны Министрлык сайтының “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” бүлеге “Эшкуарлыкка ярдәм инфраструктурасы” бүлекчәсендә табарга мөмкин.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429 каб.
Бәйгегә кертелгән гариза бирүчеләр