2016 елның 15 июлендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев рәислегендә төбәк министрлыклары, кластерларның махсуслаштырылган оешмалары һәм үсеш институтлары җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үтте. Киңәшмә «Дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерлары - инновацияле кластерлар үсеше» дип аталган яңа өстенлекле проектны гамәлгә ашыру буенча Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан уздырыла торган конкурста катнашу шартларын аңлату сорауларына багышланган иде.
Проект глобаль җитештерү чылбыры төзүнең һәм эшкуарлык эшчәнлегенә нәтиҗәле ярдәмнең дөнья күләменә чыгу нигезендә югары дәрәҗәдәге инвестицияле җәлеп итүчәнлекнең инновацияле территориаль кластерлары - лидерларны ачыклау һәм аларны үстерүгә юнәлдерелгән.
Әлеге проектны гамәлгә ашырып бетерү офыклары 2020 ел ахырына дип билгеләнгән, ә проектны тормышка ашыру инде агымдагы елда ук башланачак.