РФ Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Элемтә министрлыгының «Франкироваль машиналарны куллану тәртибен раслау турында» (оешмалар тарафыннан күп сандагы корреспонденция юлланганда кулланыла, почта маркаларын алыштыра һәм почта ведомствосы белән исәп-хисапны җиңеләйтә торган франкотиплар һәм штемпельләр сугу аппараты) боерыгына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде.
«Соры почта» күләмнәрен киметүгә юнәлдерелгән документ проблеманы җайлауның тәкъдим ителгән ысулы белән чишү ягыннан җитәрлек дәрәҗәдә нигезләнгән, әмма әлеге документның кабул ителүе эшкуарлык субъектлары өчен нинди чыгымнар тудырачагы һәм башка яклар исәпкә алынмаган.