Пермь краенда Идел буе федераль округы кысаларында Россиядә беренче мәртәбә җайлау йогынтысын бәяләү институтын камилләштерү буенча проектлы офис төзелә

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Пермь  шәһәрендә 2016 елның 8 июлендә Идел буе федераль округында җайлау йогынтысын бәяләү институтын камилләштерү буенча Пермь крае, Татарстан Республикасы, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләре икътисадый үсеш министрлыклары арасында төбәкара проектлы офис төзү турында килешүне имзалау тантанасы узды.

Киңәшмәдә катнашучылар үзләренең чыгышларында төбәкара проектлы офис төзүнең хакимият һәм бизнесның үзара нәтиҗәлерәк эш итүенә китерәчәген һәм әлеге проектның перспективалы һәм Идел буе федераль округының барлык территориясендә җайлау йогынтысын бәйләү өлкәсе өчен зур әһәмияткә ия булачагын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International