2017 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны һәм юридик затларның аерым төрләренең ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу сораулары буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 3 июлендәге 321-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә. Ул «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга үзгәрешләр кертә. Әлеге үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр 2016 елның 31 декабренә кадәр контракт хезмәте булдырырга яисә контрактлы идарәчене билгеләргә, 2017нче һәм аннан соңгы елларга сатып алуларны планлаштырырга, һәм шулай ук бердәм мәгълүмат системасында теркәлергә тиешләр.