РФ Икътисадый үсеш министрлыгы «Россия Федерациясе Граждан кодексының беренче өлешендәге 222нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата ҖЙБ буенча тискәре бәяләмә бирде. Анда башкарма хакимиятнең вәкаләтле органына һава суднолары очышы куркынычсызлыгын бозучы һәм аэродром җиһазларына һәм гражданнар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаучы корылмаларны юкка чыгару турында җирле үзидарә органнарына кисәтү боерыгы юллау хокукы бирү тәкъдим ителә.
Әлеге актны кабул итү шул исәптән төзелешенә элегрәк рөхсәт бирелгән торак биналарны юкка чыгаруга китерергә мөмкин, шул ук вакытта гражданнарга һәм юридик затларга компенсация бирү соравы гамәлдәге редакциядә хәл ителмәгән килеш кала бирә.