Исегезгә төшереп үтәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасында «Минем документларым»ның барлык офисларында (КФҮ) Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» АҖ хезмәтләрен алу мөмкинлеге тудырылды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 9 сентябрендәге 892нче Карары белән Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерү үткәрүнең еллык планнарына контроль ясауны әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион советы утырышы узды. Ул «Финанс-икътисадый вазгыять һәм оешмалар тарафыннан хезмәт хакларын түләүгә һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләренә караган бурычларны каплау буенча күрелә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган иде. Утырышны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров алып барды.
2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеген, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
2016 елның 19-22 сентябре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясенең Пермь краена бизнес-миссиясе уздырылды.
Делегация составына Кама кластерында катнашучы 15 предприятие кергән иде.
2016 елның 23 сентябрендә Мәскәү шәһәрендәге Тышкы икътисадый банкта «Тышкы икътисадый банкның яңа шартларда Россия Федерациясе төбәкләре һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО белән үзара эш итүе» темасына багышланган киңәшмә үтте.
2016 елның 22 сентябрендә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының (алга таба – Фонд) конференц-залында 2016 елның 23 августында игълан ителгән Татарстан Республикасы Гарантия фонды акчаларын депозитларга урнаштыру өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурска банклардан килгән гариза конвертларын ачтылар: Казан ш., Мәскәү ур., 55.
2016 елның октябрендә Кырым Республикасының Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәме белән «Ялта-Интурист» Кунакханә комплексында берничә махуслаштырылган күргәзмә чаралары оештырыла.
Дәүләт сатып алуларында катнашуларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, «ТРның Сатып алулар үзәге» ТР ДУПнең оештыру ярдәме белән, 2016 елның 27 сентябрендә КУЭ, ССП, СЮКБО, инвалидлар оешмалары һәм республика товар җитештерүчеләре өчен «44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу» темасына семинар-киңәшмә оештыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында «Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ – ГРАНТ) шартнамәсе буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасына ярдәм күрсәтү буенча Конкурс комиссиясе утырышының 2016 елның 20 сентябрендәге 1\ЛГ номерлы беркетмәсе урнаштырылды.