Татарстан Республикасы Гарантия фонды акчаларын депозитларга урнаштыру өчен банкларны сайлап алу конкурсына килгән гариза конвертларын ачтылар

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 сентябрендә  14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының (алга таба – Фонд) конференц-залында  2016 елның 23 августында игълан ителгән Татарстан Республикасы Гарантия фонды акчаларын депозитларга урнаштыру өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурска банклардан килгән гариза конвертларын ачтылар: Казан ш., Мәскәү ур., 55.

Конкурска Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы  4 банк гариза тапшырган иде. Конкурс нәтиҗәләре тапшырылган документларның Фондның буш акчаларын банк депозитларына урнаштыру хокукына ачык конкурс үткәрү тәртибе таләпләренә туры килүенә анализ ясалганнан соң, 2016 елның 26 сентябрендә билгеле булачак һәм  www.garfondrt.ru сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International