2016 елның 23 сентябрендә Мәскәү шәһәрендәге Тышкы икътисадый банкта «Тышкы икътисадый банкның яңа шартларда Россия Федерациясе төбәкләре һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО белән үзара эш итүе» темасына багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Очрашу кысаларында катнашучылар төбәкләрдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» проектларын алга этәрүдә төбәк үсеш институтларының ролен тикшерделәр, һәм шулай ук чарада Тышкы икътисадый банкның Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә кагылышлы сораулар буенча фикер алышулар да оештырылды.