ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары җитәкчеләрен эшлекле инглиз теле буенча тренингта катнашырга чакыра. Тренинглар 2016 елның 21,23 һәм 24 декабре көннәрендә  Казан шәһәрендәге  IT Park территориясендә үткәрелә. Тренингның темасы: «Инглиз телендә бизнес-коммуникацияләр. Negotiating a deal».

 

«Эшкуарлык фабрикасы» проектының алтынчы сезоны чыгарылышы 2016 елның 23 декабренә күчерелә һәм шул көнне үткәрелә. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР икътисад министры Артём Здунов катнашлыгында уздырыла. Чараның төп темасы «Эшкуарлык фабрикасы» белем бирү проектының алтынчы сезонын тзмамлаучылар тарафыннан төзелгән проектларны презентацияләү һәм яклау булачак.

 

«Корстон» Кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ел саен уздырыла торган Татарстан мәктәп компанияләренең Яңа ел хәйриячелек ярминкәсе тәмамланды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ел саен үткәрелә торган «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2016» конкурсының халык тавыш бирүе этабына нокта куелды. Интернет челтәрендә конкурс номинантлары өчен  300 меңнән артык тавыш бирелде.

 

2016 елның декабрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры  TCI Network кластерлы оешмаларның халыкара челтәренә кушылды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең   «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 28 ноябрендәге 1084нче карарына үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 1 декабрендәге 1285нче карарына ярашлы рәвештә контрактлар реестрын алып бару кагыйдәләре үзгәртелде.

 


18
декабрь, 2016 ел
якшәмбе

Агымдагы елның 17-18 декабре көннәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча финал уеннары үтте.

 


16
декабрь, 2016 ел
җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында  мәгълүматны криптографик яклау чарасы белән җиһазландырылган цифрлы тахограф өчен йөртүче картасын ясау буенча яңа хезмәт күрсәтелә башлады. 

 

Бүген Россия Икътисадый үсеш министрлыгында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү: яңа сыйфатка күчү» темасы буенча бөтенроссия конференциясе үтте. Әлеге чара кысаларында шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген башларга планлаштырган гражданнарга һәм эшкуарлык субъектларына хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән күпфункцияле үзәкләр (Бизнес өчен КФҮ) төзү буенча пилот проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International