Татарстанның Минзәлә муниципаль районында 2024 ел эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2025 елга өстенлекләрне билгеләделәр

2025 елның 14 феврале, җомга

Бүген Минзәләдә Минзәлә муниципаль районы советының хисап сессиясе узды, аның барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәкнең эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында доклад белән чыгыш ясады.

Спикер агымдагы елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте. 2025 елның 10 февраленә республикада 148 фронтовик һәм 7880нән артык ветеран яши. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында төбәктә истәлекле чаралар планлаштырылган.

Агымдагы социаль-сәяси вәзгыять шартларында хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә республика ягыннан сизелерлек ярдәм күрсәтелә. Министр Минзәлә районында яшәүчеләргә актив ярдәмнәре, шул исәптән гуманитар ярдәм җибәрүләре һәм азат ителгән территорияләргә визитлары өчен рәхмәт белдерде.

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан икътисады уңай динамика күрсәтә: тулай төбәк продукты күләме 5 трлн.сумнан артып китте, ә инвестицияләр 1 335,2 млрд.сум тәшкил итте. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм төзелеш эшләре күләме буенча төбәкләр арасында лидер булып кала, шул исәптән Минзәлә муниципаль районы өлеше аркасында да.

Министр шулай ук районның илкүләм проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруга керткән өлешен дә ассызыклады. 2024 елда 14 инфраструктура объекты төзелеше тәмамланган. 2025 елга 22 объектны капиталь ремонтлау һәм төзү планлаштырыла, алар арасында мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм мәдәни объектлар бар.

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү һәм демографик вәзгыятьне яхшырту мөһим юнәлешләр булып кала. 2025 елда Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүгә 32 млрд.сум юнәлдереләчәк. Максат – гаилә кыйммәтләрен һәм инфраструктураны ныгыту.
Ахырда министр хезмәттәшләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә республиканың актуаль бурычларын бергәләп хәл итәргә өндәде.

Шулай ук Минзәлә муниципаль районына визиты кысаларында Мидхәт Шаһиәхмәтов «Минзәлә сәнәгать зонасы» сәнәгать паркында булды һәм аның эшчәнлеге белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International