2025 елның 13 февралендә Мәскәүдә «СТАТУС-ИНВЕСТ» платформасында Шейх Зәйед исемендәге фонд (Чечен Республикасы) һәм «АС САЛЯМ» компанияләр төркеме (Татарстан Республикасы) арасында 8 млн.сум күләмендә «цифрлы мөдәрәбә» продукты буенча төбәкара килешү гамәлгә ашырылды.
Бу килешүләр партнерлык финанслары базары өчен уникаль. Акчалар «Казмолторг» ҖЧҖ финанслауга тотылачак.
Әлеге килешү сериядә беренчесе булып тора, аларның һәрберсе индивидуаль структуралаштырылачак. Продуктларның барлык вариантларын сынап караганнан соң, базарга төрле финанслау мөмкинлекләрен бирә торган продуктлар рәте чыгачак.
Бу инициатива Россиядә партнерлык финанслары үсешенә ярдәм итә, фиксацияләнгән керемле депозитларга альтернатива булып тора. > Guzel: 🖼 Photo