«Фермерские островки» тәэминатчылары «Казан Агро»га продукция тәкъдим итте

2025 елның 14 феврале, җомга

«Фермерские островки» тәэминатчылары «Казан Агро»га продукция алып килделәр. Агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе Татарстан Республикасы башкаласында уза.

Күргәзмәгә килүчеләргә «Фермерские островки»да даими нигездә продукция сатучы 25 кече җитештерүченең сөт, ит һәм башка азык-төлек продуктлары тәкъдим ителде. Татарстанда КУЭ корпорациясе һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә барлыгы 5 утрау ачылды: Казанда – 3, Әлмәттә һәм Лаеш районының Сокуры бистәсендә берәр сәүдә объекты.

Күргәзмәдә һәм «Фермерские островки»да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук федераль һәм төбәк хакимиятләре вәкилләре, тармак оешмалары һәм агрохолдинглар җитәкчеләре булды.

«Казан Агро» – ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе, ул 300дән артык компанияне берләштерә һәм 12 000нән артык кешене җыя. Экспозициядә үсемлекчелек, терлекчелек, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате, АСК цифрлаштыру, шулай ук махсуслаштырылган техника өлкәсендәге өр-яңа казанышлар күрсәтелде.

Күргәзмә 2025 елның 12-14 февралендә эшли.

Бүгенге көнгә КУЭ корпорациясе ярдәме белән илнең 34 төбәгендә 87 «фермер утравы» оештырылган. Кибет киштәләрендә 950дән артык кече җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International