Татарстанның яшь эшкуарлары актив рәвештә 1 млн.сумлык грант ярдәме алуга гариза бирә

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Татарстан яшьләр эшкуарлыгының «Создай Наше» федераль конкурсына кергән гаризалар саны буенча илнең ТОП-3 төбәге исемлегенә кергән.

Татарстанның яшь эшкуарларыннан 130 проект килгән, бу республиканы конкурска килгән гаризалар күләме буенча ил төбәкләре арасында 3 нче урынга чыгара. Алда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе. 

«Создай НАШЕ» - Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ), КУЭ корпорациясе һәм «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фондының уртак проекты. 

Конкурс яшь эшкуарларга үз бизнесларын үстерүдә ярдәм итәргә тиеш. Эш башлаучы бизнесменнар потенциалын ача һәм әйдәп баручы экспертлардан финанс ярдәме һәм персональ остазлык белән үз проектын нәтиҗәле башлап җибәрә алачак. Конкурс «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына туры килә һәм илнең икътисадый үсешенә өлеш кертәчәк идеяләрне гамәлгә ашыру һәм проектларны сайлап алу мәйданчыгы булып тора.

Сайлап алуга 14 яшьтән 28 яшькә кадәрге эшкуарлар чакырыла. Быел ике юнәлеш: «Бизнессыз яшьләр» һәм «3 яшькә кадәрге бизнес». Һәр катнашучыга эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча укулар узарга, ә аннары яңа бизнес ачу яки гамәлдәге бизнесны масштаблаштыру проектын эшләргә туры киләчәк.

«Создай Наше» конкурсына 3 мартта Мәскәү буенча 15:00 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин. Укулар 11 мартта башлана һәм өч атна дәвам итә. Бу вакыт эчендә катнашучылар белән профессиональ эшлекле берләшмәләр экспертлары һәм бизнесның уңышлы вәкилләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Алга таба, 22 апрельдән башлап бер ай дәвамында экспертлар катнашучыларның эшләренә бәя бирәчәк һәм җиңүчеләрне билгеләячәк. Аларның исемнәре 26 майда тантаналы бүләкләү вакытында әйтеләчәк. Иң яхшы яшь эшкуарлар грантлар алачак.

Конкурс нәтиҗәләре буенча экспертлар 30 җиңүчене билгеләячәк, алар КУЭ корпорациясеннән 1 млн.сум һәм махсус акселерация программасында катнашу хокукын алачак.

Гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин.  

Исегезгә төшерәбез, беренче «Создай Наше» конкурсы 2024 елның апрелендә узды. 20 төбәктән 30 җиңүче билгеләнде. Узган ел Татарстаннан 3 проект җиңүче булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында җиңүчеләр саны буенча Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург лидер булды — 3әр кеше. Органик ашламалар, мебель һәм декор әйберләре, шулай ук металлдан бизәнү әйберләре җитештерү буенча республика бизнесы грант ярдәмен алып, яшьләр проектлары акселераторында катнашу хокукына ия булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International