Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «2024 елда Татарстан Республикасы Гарантия фондының эш йомгаклары һәм 2025 елга планнар турында» киңәшмәдә катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды советы рәисе, Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры
Наталья Кондратова катнашты.
ТР Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшин 2024 елда Фонд эшчәнлегенең төп йомгаклары, шул исәптән Татарстан эшкуарларына «МХО ярдәм», «Даман» һәм «Интеллектуаль актив» махсус эшләнгән ташламалы продуктлары кысаларында гарантияле ярдәм күләме турында хәбәр итте.
Аерым алганда, ул ассызыклаганча, 01.01.2025 ел торышы буенча Фондның гарантия капиталы 3 млрд.сумнан артык тәшкил иткән, бу кайбер төбәк банкларының үз капиталы дәрәҗәсеннән югарырак.
Моннан тыш, Фонд эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү кысаларында Фондның гарантияле ярдәме нәтиҗәсендә республика икътисадына 10 млрд.сумга якын кредит акчасы җәлеп ителүе билгеләп үтелде.
«2024 елда гарантияле ярдәмнең иң зур күләмен, атап әйткәндә, өстенлекле тармакларда эшләүче эшкуарлар 30,2% алды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Мөхәммәдшин.
Шулай ук гарантияле ярдәм күрсәтү шартларында 01.01.2025 елдан гамәлдә булган үзгәрешләр дә билгеләнде. Хәзер Фондның гарантияле ярдәменнән Татарстан эшкуарлары гына түгел, ә Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы Россия эшкуарлары да файдалана ала.
Өстәвенә, 01.01.2025 елдан ТР Гарантия фонды инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга ярдәмне бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә 120 млн.сумга кадәр арттырды.
Хәтәрлекләр белән идарә итү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Сафиуллина билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлекләренең Татарстан Республикасы КУЭ субъектлары кредитларының гомуми портфеленә үтеп керү проценты кредит бирүче эшкуарлар саныннан 12,3% тәшкил итә, ягъни КУЭның һәр 8 нче субъекты ТР Гарантия фонды поручительлеге астына кредит җәлеп иткән һәм һәр 10 нчы миллион кредит акчасы ТР Гарантия фонды поручительлеге белән бирелгән.
2025 елда планлаштырылган яңа федераль ташламалы программаларны эшләтеп җибәрү турында, шул исәптән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча ташламалы кредитлау программасы һәм КУЭ корпорациясенең һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгының ташламалы программасы турында үз докладында Бердәм кредитлау үзәге башлыгы Светлана Боброва сөйләде. Ул шулай ук республиканың муниципаль районнарында күчмә семинарлар һәм эшкуарлык бергәлекләре белән очрашулар барышында алынган проблемалы мәсьәләләрне дә җиткерде.
Эшлекле очрашу тәмамлангач Мидхәт Шаһиәхмәтов коллегаларына 2024 елда башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде һәм 2025 елда куелган бурычларга ирешүдә уңышлар теләде. «Гарантия фонды агымдагы елда үз алдына саллы бурычлар куя, аларны җентекләп эшкәртү һәм фактта гамәлгә ашыру мөһим, ә иң мөһиме — кертелгән һәр дәүләт сумының нәтиҗәлелеге әһәмиятле», - дип ассызыклады ул.
Татарстан эшкуарлары сайтта гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак белә ала, телефоннар: +7(843)293-16-94, +7 (903) 061-40-18, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 йорт адресы буенча Фондның үзенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.