ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Икътисад министрлыгында Мәскәүнең "Эксперт Завод" ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм нәтиҗәле һәм үсә торган икътисад булдыру өчен чыгымнарны киметү мәсьәләсенә багышланган очрашу булды.  Предприятие хезмәтне оештыруга, яңа икътисад шартларында резервларны эзләүгә һәм ачыклауга экспертиза үткәрүгә махсуслашкан.

 

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хәбәр итә: 2017 елның 27 октябрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы булачак.

 

Икенче ел рәттән уникаль "Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күп профильле олимпиадасы уза.  Олимпиада биш профильне үз эченә ала: Яңа технологияләр, Кулланма биотехнологияләр, Мәгълүмат технологияләре, Авиатехнологияләр һәм Ресурс саклау технологияләре.

 

2017 елның 27 октябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул итү игълан ителә.

 

2017 елның 7-8 декабрендә Мәскәүнең сәүдә-сәнәгать палатасында хакимиятнең контрольдә тоту органнары вәкилләре белән РФ финанс һәм юридик хезмәт предприятиеләренең һәм оешмаларының киң даирә белгечләре белән очрашулары булачак, аның темасы: "ДӘҮЛӘТ ФИНАНС КОНТРОЛЕ: электрон документ әйләнеше, салым тикшерүләре, илкүләм виртуаль валюта, банк күзәтчелеге, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү һәм персональ җаваплылык".

 


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу йогынтысын бәяләү департаментыннан "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм ваклап сату базарлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) көчен югалтуын тану турында" федераль закон проекты (алга таба – проект) буенча гавами консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.

 

2017 елның 23 ноябреннән 25енә кадәр һәм 8 декабреннән 10сына кадәр Мәскәүдә "Россия-2035" россиякүләм конкурсының финалы узачак.

Конкурсның төп максаты – 2035 елга кадәр Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә алга таба исәпкә алу өчен Россия Федерациясенең яшь гражданнарыннан тәкъдимнәр җыю.

 


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең IТ-Паркында Татарстан Республикасының инде гадәткә әйләнгән III Машина төзү кластер форумы тәмамланды.  

Форум машина төзү тармагын һәм катнаш тармакларны үстерү буенча макротөбәк стратегиясен формалаштыру, Россия территориясендә кооперация инвестиция проектларын тормышка ашыру, бизнеска ярдәм чаралары һәм аны үстерү турында фикер алышу, җитештерү предприятиеләрендә ирекле куәтләрне кулланып бетерү һәм сәнәгать предприятиеләре ихтыяҗлары өчен катлаулы техник продукцияне әзерләүдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатларында уздырылды.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, алга таба "Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге" россиякүләм конкурсында катнашу өчен, Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләрен конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкаларның кабул ителә башлавы хакында хәбәр итә. 

 


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Федераль дәүләт хакимияте органнарының дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, шулай ук кайтаваз алу максатларында 2013 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән "Сезнең контроль" системасы аша хезмәтләрнең сыйфаты буенча даими мониторинг гамәлгә ашырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International