Дәүләт органнары һәм "Минем документлар" дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр үзәкләре (КФҮ) хезмәтләреннән файдаланган гражданнар игътибарына!

2017 елның 17 ноябре, җомга

Федераль дәүләт хакимияте органнарының дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, шулай ук кайтаваз алу максатларында 2013 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча төзелгән "Сезнең контроль" системасы аша хезмәтләрнең сыйфаты буенча даими мониторинг гамәлгә ашырыла.

Федераль хакимият органы хезмәтен алган гражданнар, шул исәптән КФҮ мөрәҗәгать иткәндә, үзләре өчен иң уңайлы ысулны сайлап, хезмәтнең сыйфатын бәяләү мөмкинлегенә ия:

– кыска "0919" рәсми номерыннан түләүсез СМС-сораштыруда катнашып;

– vashkontrol.ru "Сезнең контроль" мәгълүмат-аналитика системасы аша;

– КФҮ mfc16.tatarstan.ru рәсми сайты аша;

– КФҮ биналарында һәм республиканың хакимият органнарында урнаштырылган "Электрон хөкүмәт" инфоматлары аша.

Шул рәвешле Росреестр, ЭЭМ, Салым Хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Суд приставлары федераль хезмәте, Роспотребнадзор, Росимущество хезмәтләренә, шул исәптән КФҮ алынган хезмәтләргә бәя бирергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International