2017 елның 27 октябреннән 30ына кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында" 2014 елның 27 августындагы 616 номерлы карары нигезендә аккредитация алу буенча Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан заявкалар кабул итү игълан ителә.
Заявкалар Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм үсеш программаларын тормышка ашыру үзәге тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү урамы, 55 йорт, 125 каб., шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Үзәкнең территориаль вәкиллекләрендә.
Конкурска заявкаларны кабул итү вакыты:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе – 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр;
җомга – 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.