Мәскәүдә "Россия-2035" россиякүләм конкурсының финалы узачак

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

2017 елның 23 ноябреннән 25енә кадәр һәм 8 декабреннән 10сына кадәр Мәскәүдә "Россия-2035" россиякүләм конкурсының финалы узачак.

Конкурсның төп максаты – 2035 елга кадәр Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә алга таба исәпкә алу өчен Россия Федерациясенең яшь гражданнарыннан тәкъдимнәр җыю.

Конкурста 1-11 сыйныфларда, һөнәри белем бирү оешмаларында, өстәмә белем бирү оешмаларында укучылар һәм студентлар катнаша. Конкурсның читтән торып катнашу этабы кысаларында эшләр өч номинация буенча кабул ителде: "2035 елда Россия" темасына эссе, рәсем һәм видеоролик.

Яшь гражданнар "Киләчәккә омтылыш алган Россия" россиякүләм яшьләр форумы кысаларында үзләренең эшләрен халык алдында яклаячак, шулай ук Россия җәмгыяте тормышының төрле өлкәләрендәге эшлекле затлар белән очрашачак.

Конкурсның турыдан-туры катнашу этабында катнашучылар арасында Татарстан Республикасыннан 12 яшь гражданин бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International