"Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күп профильле олимпиадасы буенча читтән катнашу этабы башланды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Икенче ел рәттән уникаль "Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күп профильле олимпиадасы уза.  Олимпиада биш профильне үз эченә ала: Яңа технологияләр, Кулланма биотехнологияләр, Мәгълүмат технологияләре, Авиатехнологияләр һәм Ресурс саклау технологияләре.

Олимпиадада катнашу өчен барча ил буйлап мәктәпләрнең, лицейларның һәм гимназияләрнең 8-11 сыйныфларында укучылар, шулай ук инженерия иҗаты белән мавыгучы һәм алга таба зур инновация проектларын булдырырга омтылучы чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар чакырыла.

Олимпиаданың рәсми сайтында "Технологик эшкуарлык" дисциплинарара күп профильле олимпиадасында катнашу буенча ролик-күрсәтмә урнаштырылган, анда гади һәм үтемле рәвештә катнашучыларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларга конкурс турында сөйлиләр һәм ул теркәүгә алуны дөрес итеп узарга, шуннан соң читтән торып катнашу этабы биремнәрен үтәргә булышачак.

Ролик 2 тематик өлешкә бүленгән. 1 өлештә олимпиада һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләнә. 2 өлештә читтән торып катнашу этабын уздыру процедурасы турында бәян ителә.

Ролик белән  https://olimp.tech/novosti/vyshel-informacionnyj-rolik сайтында, шулай ук YouTube https://www.youtube.com/watch?v=kgr758sdfIs танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International