Бүген Икътисад министрлыгында Мәскәүнең "Эксперт Завод" ҖЧҖ компаниясе вәкилләре белән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм нәтиҗәле һәм үсә торган икътисад булдыру өчен чыгымнарны киметү мәсьәләсенә багышланган очрашу булды. Предприятие хезмәтне оештыруга, яңа икътисад шартларында резервларны эзләүгә һәм ачыклауга экспертиза үткәрүгә махсуслашкан.
Предприятиенең генераль директоры Оксана Усачева үзләре тарафыннан гамәлгә ашырылучы эшчәнлекне һәм компания ирешкән нәтиҗәләрне презентацияләде. Татарстан Республикасы вәкилләре "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады" дәүләт программасының "2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру" кече программасын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы халкының мәшгульлегенә булышу" дәүләт программасы кысаларындагы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.