Яр Чаллыда III "Санлы җитештерү һәм сәнәгать киләчәге" машина төзү кластер форумы тәмамланды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең IТ-Паркында Татарстан Республикасының инде гадәткә әйләнгән III Машина төзү кластер форумы тәмамланды.  

Форум машина төзү тармагын һәм катнаш тармакларны үстерү буенча макротөбәк стратегиясен формалаштыру, Россия территориясендә кооперация инвестиция проектларын тормышка ашыру, бизнеска ярдәм чаралары һәм аны үстерү турында фикер алышу, җитештерү предприятиеләрендә ирекле куәтләрне кулланып бетерү һәм сәнәгать предприятиеләре ихтыяҗлары өчен катлаулы техник продукцияне әзерләүдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен тормышка ашыру максатларында уздырылды.

Форум эше машина төзү предприятиеләренең перспективалы кооперация проектлары экспозициясеннән башланып китте.

"Индустрия 4.0 – сәнәгатьне үстерү өчен яңа чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр" пленар сессиясе вакытында чакырылган кунаклар һәм экспертлар Форумда катнашучыларга һәм аны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте, шулай ук киң вәкиллекчелек һәм күләмле программа, катнашучыларның абруе, диалогта мәнфәгатьле булуы аркасында форумның төбәктәге иң зур тармак чараларының берсенә әверелүе хакында билгеләп уздылар.

Россия Федерациясенең эре сәнәгать предприятиеләре катнашында тематик чаралар уздыру Форумны дәвам иттерде. Машина төзү тармагының актуаль темалары буенча түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International