Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, алга таба "Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге" россиякүләм конкурсында катнашу өчен, Татарстан Республикасының дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләрен конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкаларның кабул ителә башлавы хакында хәбәр итә.
Заявкаларны кабул итү чоры: 2017 елның 20 ноябреннән 30ына кадәр 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Заявкаларны кабул итү адресы: 420054, Казан ш., Авангардная ур., 74 й., "Татарстан Республикасында Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк" ДБУ үзәк аппараты.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 222-06-12.
Конкурста сайлап алу турында нигезләмә, КФҮ конкурста катнашу өчен заявка рәвеше һәм кирәкле документлар исемлеге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында сылтама буенча урнаштырылган.