23 апрель көнне Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин белән берлектә алгарышлы үсеш территориясендә урнашкан предприятиеләр эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында төбәк бизнесыннан «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә.
РФ Финанс министрлыгында вице-премьер - ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Дәүләт Думасы депутатлары Максим Топилин һәм Айрат Фәррахов РФ Хөкүмәте каршындагы партнерлык финанслары буенча эксперт советы җитәкчесе, РФ финанслар министры урынбасары Иван Чебесков белән очрашты.
Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасында «КУЭ өчен экспорт форсажы» акселерация программасында катнашу өчен бизнестан гаризалар кабул итә башлады.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Гаиләм» гаилә кондитерлыгы җитештерүне масштаблаштыру өчен 5 млн сум күләмендә ташламалы финанслар алды.
2024 елның беренче кварталында ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге кече һәм урта бизнес субъектларына 657 млн.сумлык 259 микрозайм биргән, бу узган елның шул ук чорына караганда өч тапкыр күбрәк.
18 апрельдә Казанда бизнес-кейслар чишелеше буенча офлайн чемпионат – «Мәктәп бизнес-старты» республика масштаблы проектының яңа этабы узды. Чемпионатның көндезге чарасында 12 мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, алар чемпионатның онлайн-этабын уңышлы узган барлыгы 120 кеше.
Россия экспорт үзәге 2024 елда «Ел экспортеры» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итте.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Акыл мөлкәте буенча федераль хезмәт белән берлектә, кече һәм урта бизнес өчен интеллектуаль милек буенча белем-агарту вебинарларын үткәрә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтов рәислегендә республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.