Татарстанда «СВОй бизнес» пилот проекты старт алды, аның барышында атна дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча комплекслы программалар узачак. Программа төбәк хакимиятләре ярдәмендә «Бердәм Россия», «Опора России» һәм КУЭ корпорациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Хөрмәтле мөселманнар!
Бүген без бөек Рамазан аеның тәмамлануын – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәбез. Сезне чын күңелемнән шушы мөһим һәм якты вакыйга белән котлыйм!
Апрель – эшкуарлар хисаплылык вакыты. УСН/ОСН эшләүче ШЭ һәм экологик җыем түләүчеләр 2024 елга йомгак ясыйлар, декларацияләр тапшыралар һәм түләүләр кертәләр. Законнардагы үзгәрешләрдән соң, УСН эшләүче 60 млн.сумнан артык керемле ШЭ беренче тапкыр НДС түли, ә туристлык салымы булган төбәкләрдә кунакханәләр – салымның үзен. Бурычлар агымында югалып калмаска һәм хисапны вакытында тапшырырга КУЭ корпорациясеннән Эшкуар календаре ярдәм итәчәк.
27 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Telegram-каналында «Татарстанда җайга салу йогынтысын бәяләү: нәтиҗәле җайга салу өчен эшкуарлар белән үзара хезмәттәшлек» темасына туры эфир булды.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада министрлыклар, ведомстволар, федераль хакимият органнарының территориаль органнары һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
25 мартта Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында «Инновацион эшкуарлыкка ярдәм чаралары турында» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе оештырды.
Россиядә партнерлык (ислам) финансларын үстерү буенча дәвам итә торган эксперимент кысаларында «СТАТУС-ИНВЕСТ» инвестиция платформасында шартлы рәвештә теркәлгән керемле «цифрлы мөдәрәбә» озак вакытлы килешүе уңышлы гамәлгә ашырылды.
«Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында Россия мәктәп укучылары үзләренең цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык турында хәбәрдарлык күнекмәләрен камилләштерә. Зеленодольск муниципаль районының 1 нче лицеенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Интернетта куркынычсызлыкка багышланган дәрес узды. 9-10 сыйныф укучыларына үзләренең мәгълүматларын ничек нәтиҗәле якларга һәм онлайн-мошенникларның хәйләләрен ничек танырга кирәклеге турында сөйләделәр.
«Знай наших» илебез брендлары конкурсының өченче сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Ел саен республика үз брендларына аеруча актив ярдәм итүче төбәк буларак билгеләп үтелә. Узган ел конкурска Татарстаннан 1,5 мең республика проекты тәкъдим ителгән, ә яңа милли герой «Туган Батыр» «Анимация» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды.
13 номинациянең берсенә заявканы 7 апрельгә кадәр бирергә мөмкин.