Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында агымдагы елның 1 яртыеллыгында башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән контроль өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру буенча башкарылган эшкә йомгаклар ясалды.
ТР Икътисад министрлыгы контроль органнары белән берлектә административ киртәләрне киметү һәм республика предприятиеләре өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә эшли. Моңа бәйле рәвештә контроль органнары белән хезмәттәшлек төзелде, тикшерүләрнең аерым күрсәткечләренең үсү сәбәпләре анализлана, административ басымны киметү буенча тәкъдимнәр эшләнә.
Утырышта 2025-2027 елларга башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән контроль өлкәсендә идарә буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган планнар һәм бурычлар яңгырады. Тиешле күрсәткечләргә мониторинг Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы беркетмәсе белән расланды.
Доклад барышында ТР икътисад министры урынбасары Исмәгыйлова Гөлназ профилактик визитлар буенча контроль органнары белән багланышларның сыйфатын билгеләүче блоклар буенча күрсәткечләрне яңгыратты. Алар арасында «Профилактика», «Хәвеф-хәтәр индикаторлары», «Судка кадәр шикаять», «Прокуратура белән хезмәттәшлек сыйфаты» һәм «Цифрлаштыру» блоклары бар.
Блокларның һәр күрсәткече буенча нәтиҗәләр дә, әлеге күрсәткечләрне яхшырту һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә төбәкнең алдынгы позициясенә ирешү өчен алдагы күрсәтмәләр буенча комментарийлар да яңгырады.
Контроль турында федераль законга кертелгән үзгәрешләр исемлеге билгеләп үтелде, алар нигезендә профилактик визитлар үткәрү өчен нигезләр үзгәрә.
Шулай ук министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Судка кадәр шикаять» блогында статистика уңай, карауда вакыты чыкмаган мөрәҗәгатьләр юк.
Хәзерге вакытта «Инспектор» мобиль кушымтасын популярлаштыру өстенлекле юнәлеш булып тора, аның ярдәмендә тикшерүләр дистанцион ысул белән, шул исәптән аудио яки видеоэлемтә ярдәмендә башкарыла.