Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында партнерлык финансларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Очрашу 14 июльдә видеоконференцэлемтә аша Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков рәислегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Үзәк банкы һәм Россия Банклары Ассоциациясе, Татарстан Республикасы руханилары вәкилләре, экспериментта катнашучылар, шулай ук партнерлык финанслары өлкәсендәге экспертлар катнашты.

Очрашуның көн тәртибендә спикерлар партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне стандартлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Җайга салуның үтә күренмәле һәм ышанычлы системасын булдыру өчен стандартларны тиз гамәлгә ашыруны тәэмин итү мөһим", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры. 

Киңәшмә барышында шулай ук базарның киләчәк үсеше мәсьәләләре, шул исәптән партнерлык финансларын үстерү буенча федераль чараларны гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы актив рәвештә эшкә кушылырга әзер.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 сентябреннән Татарстанда, Башкортстанда, Дагыстанда һәм Чечняда партнерлык (ислам) финансларын кертү буенча эксперимент старт алды. Татарстан Республикасы территориясендә эксперимент башлап җибәрүдән башлап, 2023 елның 4 августындагы 417 номерлы федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы партнерлык банкингы буенча эшне координацияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International