Татарстанда үзмәшгульләрдән һәм эшкуарлардан маркетплейсларда сатуны башлап җибәрүдә ярдәм итүгә гаризалар кабул ителә. Ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтелә.
Заявканы сайланган маркетплейста шәхси кабинеты булмаган яисә сатулар тарихы булмаган кабинетка ия физик затлар һәм эшкуарлар бирә ала.
Хезмәт комплекслы һәм профессиональ консультация, шәхси кабинет төзү (булмаганда) һәм оптималь сәүдә мәйданчыгын һәм логистик схеманы сайлау өчен продукцияне анализлауны үз эченә ала. Ярдәмгә шулай ук сатучы фотоконтент һәм товарларның текст тасвирламасын әзерләү, электрон сәүдә мәйданчыгы кагыйдәләре буенча продукцияне штрихкодлау да кертелгән.
Гаризаны Эшкуарлыкка ярдәм фонды сайтында бирергә мөмкин. https://fpprt.ru/reg_support/usluga-po-vyhodu-na-marketplejs-dlya-samozanyatyh-grazhdan/.
Исегезгә төшерәбез, ТР Икътисад министрлыгы, ведомство буйсынуындагы ярдәм институтлары белән берлектә, үзмәшгульләргә һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәменең финанс һәм финанс булмаган чараларын тәкъдим итә, алар бергәләп – бизнес стартыннан алып эшкуарларга эшкә урнашкан хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә кадәр колачлый – эшкуарлык эшчәнлегенең барлык стратегик юнәлешләрен колачлый.
Мәгълүмати-консультацион ярдәмне «Минем бизнес» үзәгенең бизнеска ярдәм чаралары буенча Бердәм элемтә үзәгеннән 8(834) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.