Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Эшкуарлык ит» яшь эшкуарлар форумына теркәлү ачык
Президент академиясе мәйданчыгында Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстанда республика һәм муниципаль милек реестрында 1231 объект бар, шуларның 269ы ташламалы шартларда бизнеска арендага бирелгән инде. Мөлкәт ярдәме республикада «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Биналарны арендага бирелә торган ташламалардан тыш, бизнес инвестпроектларга комплекслы ярдәм һәм булышлык ала.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышы узды. Чарада Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Перспектив технологияләрне үстерү үзәге, Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе, Республика текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
2025 елның 3 апрелендә Казанда «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Энергопром» Татарстан энергетика форумы кысаларында «Сетевая компания» АҖ тәэмин итүче көне узды.
2025 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе мәйданчыгында «Ачык консультацияләр – бизнес белән хакимиятнең нәтиҗәле диалогы нигезе» темасына эшкуарлар белән очрашу узды.
2025 елның 2 апрелендә «Казан ЭКСПО» ХКҮ 700гә якын катнашучыны җыйган РусГидроны тәэмин итүче көне узды.
Президент Хөкүмәткә һәм Россия Банкына заманча технологияләр кулланып башкарыла торган мошенниклык гамәлләренә каршы торуны оештыруда бердәм системалы алым эшләргә кушты
2025 елның 27 мартында «Биржа товар базары» IX еллык халыкара форумында «Петербург биржасы» АҖ һәм «АС САЛЯМ» кулланучылар җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Яклар, биржа сәүдәсе һәм клиринг турындагы законнарны да кертеп, Россия законнарына туры килә торган биржа һәм финанс инструментларын булдыру максатыннан, партнерлык финанслары өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыралар.
«Технология» федроекты кысаларында «Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсның операторы булып Инновацияләргә ярдәм итү фонды тора. Проектны гамәлгә ашыруның өч елында 4 500 стартап сайлап алынган. Татарстанда 700дән артык студент җиңүче булды.