2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстан бизнесы Республика маркетинг үзәге ресурсларында 115 млрд.сумнан артык табыш алган, бу узган елның шушы чорына караганда 26 млрд.сумга күбрәк.
Заказ бирүче оешмалар 223-ФЗ федераль законы кысаларында РМҮ мәйданчыгында 10 меңнән артык сатып алу урнаштырган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, сатучы-эшкуарлар саны 200 берәмлеккә арткан һәм 3,3 меңгә җиткән.
Күрсәтелгән чорда РМҮ базасында сату күләме буенча иң югары күрсәткечләрне Казан, Чаллы, Биектау, Саба, Кукмара, Алексеевск һәм Чистай районнары предприятиеләре күрсәткән.
РМҮ товар җитештерүчеләр арасындагы кооперация элемтәләрен анализлау нигезендә бизнеска эре предприятиеләр өчен, шул исәптән импортны алмаштыра торган продукция, җиткерүләрдә катнашырга мөмкинлек бирә. Моның өчен РМҮ базасында Импортны алмаштыру үзәге булдырылды, ул республика предприятиеләренә элек сәүдә мөнәсәбәтләре туктатылган илләрдән сатып алына торган продукцияне табарга мөмкинлек бирә. Барлыгы каталогка импортны алмаштыручы продукциянең 400 мең номенклатурасы кертелгән. Импортны алмаштыручы продукция каталогларын тутыру, шулай ук эшкуарларны РМҮ ресурсларына җәлеп итү буенча эш дәвам итә.
Искәртәбез, РМҮ Рәис Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча электрон сатып алуларга республикадан иң күп тәэмин итүчеләрне җәлеп итү максатыннан төзелгән иде. Үзәк 2019 елның 5 маеннан эшли һәм аның максаты — Татарстан эшкуарларына дәүләт заказларын үтәүдән алынган үз продукциясен китерүдән керем тәэмин итү, шулай ук төбәктә җитештерелгән товарларны алга этәрү.
РМҮ сатып алу модуле Россия электрон сәүдә системасы базасында төзелгән, гомуми домен Zakazrf.ru. Ул ФЗ-44 буенча бюджет сатып алуларының федераль мәйданчыкларын, ФЗ-223 буенча коммерция сатуларын, милек һәм хокукларны сату мәйданчыгын, bp.Zakazrf.ru «Биржа мәйданчыгы»н берләштерә.