Гомуми инвестицияләр күләме 5,1 млрд сум булган 9 инвестиция проекты «Түбән Кама» АҮС һәм «Чаллы» АҮС эшчәнлек башкару турында килешү төзүгә заявкаларны карау комиссияләре тарафыннан тыңланды.
2025 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә «Түбән Кама» һәм «Чаллы» алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды.
Комиссияләр утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре катнашты.
Комиссияләр тарафыннан 9 гариза каралды, шул исәптән 4 – килешү төзүгә һәм 5 – «Түбән Кама» АҮТ һәм «Чаллы» АҮТ буенча элек төзелгән килешүләргә үзгәрешләр кертүгә.
Аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 5,1 млрд сум тәшкил итәчәк, 751 яңа эш урыны булдырылачак.
Яңа резидентлар һәм «Чаллы» АҮТ проектлары арасында:
Ит ярымфабрикатлары җитештерү белән шөгыльләнүче «1 нче азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ. Инвестицияләр күләме якынча 57 млн.сум. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 15 эш урыны булдырылачак.
Пластмасса һәм алюминийдан кою эшләнмәләре җитештерүче «Чжунъин Пресижн Продактс» ҖЧҖ. Проектның бәясе якынча 158 млн.сум, аны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 150 эш урыны булдырылачак.
Металл эшкәртү белән шөгыльләнүче «КМЗ» ҖЧҖ. Проектның бәясе якынча 300 млн.сум, 33 эш урыны булдырылачак.
Гамәлдәге резидентлар килешүләренә үзгәрешләр кертү:
Торбалар өчен энергияне нәтиҗәле кулланучы технологияләр тудыручы «Изоляцияле торба заводы» АҖ. Инвестицияләр күләме 2,8 млн.сум чамасы тәшкил иткән, монда 800гә якын эш урыны булдырылачак.
«Брусчатка» ҖЧҖ. Компания брусчатка һәм коры катнашмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Проектның бәясе 260 млн.сумнан артык. Проектны гамәлгә ашыру буенча 36 эш урыны булдырылачак.
«КМД НЧ» ҖЧҖ, йөк автомобильләре өчен запас частьләр җитештерү белән шөгыльләнә. Проектның бәясе якынча 520 млн.сум, проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 110 эш урыны булдырылачак.
«Техника-Агро» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы тагылмалары һәм металл эшләнмәләр җитештерә. Инвестицияләр күләме 70 млн.сумга якын, монда 200дән артык эш урыны булдырылачак.
«Заманча технологияләр» ҖЧҖ – троллей шинүткәргече һәм гигиена битлекләре ясый торган компания. Проектның бәясе якынча 55 млн.сум, гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча 70тән артык эш урыны булдырылачак.
«Түбән Кама» АҮТ буенча 1 яңа проект хупланды - «Совитал» ҖЧҖ, ул пыялалы суыткыч шкафлар җитештерү белән шөгыльләнә. Проектның гомуми бәясе 890 млн.сумнан артык, монда 200 эш урыны булдырылачак.
«Чаллы» АҮТ» һәм «Түбән Кама» АҮТ республика икътисадының төп үсеш нокталары булып тора һәм яңа проектлар сәнәгать үсешенә һәм югары технологияле эш урыннары булдыруга зур өлеш кертәчәк», — дип билгеләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
АҮТ резидентлары салым ташламалары, киметелгән тарифлар һәм административ ярдәм алалар, ә производстволарны үстерү моношәһәрләрнең һәм тулаем республиканың сәнәгать потенциалын ныгытачак.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведевның 2016 елның 28 гыйнварындагы Указы нигезендә, Татарстанда беренче АҮТ Чаллы шәһәре территориясе булды. Аның артыннан Түбән Кама әлеге статуска ия була. Татарстанда барлыгы биш АҮТ эшли. Алар Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Зеленодольскта һәм Менделеевскида урнашкан.