Татарстан сәнәгать парклары резидентлары барлык төбәк продукциясе күләменең 10% өлешен җитештерә

2025 елның 11 июле, җомга

Агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча сәнәгать парклары резидентлары җитештерә торган продукция Татарстан Республикасының барлык сәнәгать җитештерүе күләменең якынча 10% өлешен алып тора. 2024 елда резидент компанияләрнең гомуми әйләнеше 560 миллиард сумнан артып киткән.

Татарстан Республикасында бизнеска ярдәм итүнең һәм җитештерү секторын үстерүнең төп инструментларының берсе буларак сәнәгать паркларын үстерү дәвам итә. Бүген аларның территориясендә 1700дән артык резидент эшли, ә булдырылган эш урыннарының гомуми саны 73 меңнән артык.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сәнәгать инфраструктурасын үстерү буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. 2025 елда республика бюджеты хисабына алты сәнәгать паркында инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше алып барыла.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — икътисад министры билгеләп үткәнчә, сәнәгать парклары бизнесны тиз арада башлап җибәрү һәм киңәйтү өчен әзер мохит тудыра. 
Резидент предприятиеләр салым ташламаларына, электр энергиясенә субсидияләргә, ташламалы финанслауга, җиһазларны лизинглауга, шулай ук партнерлык финанслау инструментлары аша финанс ярдәме чараларына өмет итә ала. Бу компанияләргә бушаган ресурсларны җитештерүне модернизацияләүгә, җиһазлар сатып алуга, штатны киңәйтүгә һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакын арттыруга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Авыл җирендә сәнәгать паркларын үстерүгә 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән килештерелгән сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе өстәмә этәргеч бирде. Әлеге инициатива кысаларында идарәче компанияләр һәм аккредитацияләнгән сәнәгать парклары резидентлары өчен мөмкин булган преференцияләр спектрын киңәйтә торган законга үзгәрешләр кертелде. Ярдәм "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International